Татарстанда яшь укытучы мошенникларга 1,5 миллион сум күчергән

Менделеевскидан 23 яшьлек педагог егет, мошенниклар тозагына эләгеп, 1,5 миллион сум чамасы акчасын югалткан. Бу хакта “Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Аферистлар, үзләрен Үзәк Банк һәм салым хезмәте белгечләре буларак таныштырып, атна ярым дәвамында укытучыга шалтыратып торган. Алар аны, имештер, ниндидер бурычка ия булуына һәм кемдер аның исеменә кредит рәсмиләштерә алуына ышандырган.

Егет, аферистларның сүзенә ышанып, мошенниклар счетына 1 462 500 сум (1,2 миллионы – кредитка алынган) акча күчергән. Берникадәр вакыттан соң. “финанс белгечләре” элемтәгә керми башлагач кына, үзенең мошенниклар кармагына килеп кабуын аңлаган.
Мошенниклык буенча җинаять эше кузгатылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре