Татарстанда яшь укытучылар өчен айлык өстәмә акча дүрт тапкыр арттырылды

Татарстанда республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән яшь укытучыларга айлык өстәмә акчаны дүрт мәртәбә – 10 мең сумга кадәр арттырдылар. ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Элек яшь белгечләргә айлык өстәмә акча 2510 сум тәшкил итә иде. 1 сентябрьдән ул артты. Бу – яшь белгечләргә бик яхшы ярдәм», – диде ул.

Моннан тыш, 1 сентябрьдән «Безнең яңа укытучы» республика грантына дәгъва итүчеләр саны да 500гә кадәр артты. Ул өч уку елы дәвамында аена 10 мең сум күләмендә түләнә.

«Бу грантны нибары 200 кеше ала иде. Хәзер тагын да күбрәк яшь укытучы конкурс нигезендә грант ярдәме алачак», – дип искәртте мәгариф һәм фән министры.

Аның сүзләренчә, бүген республика мәктәпләрендә 4 меңгә якын яшь педагог эшли.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре