Газетага язылу

Татарстанда ясалма фәһем түгәрәге җитәкчеләренә 258 мең сум түләячәкләр

Быел Татарстанда «Педагог – ясалма фәһем буенча түгәрәк җитәкчесе» дигән бердәм түләү гамәлгә куела.

Аның күләме 258 624 сум тәшкил итәчәк. Республика Министрлар Кабинеты карары проектында шул хакта билгеләп үтелгән. Хәзер ул – коррупциягә каршы экспертизада, дип яза «Республика Татарстан».

Документта түләү бирү тәртибе расланачак. Дәгъва кылучылар сыйфатында кимендә бер ставкага эшләүче мәктәп, һөнәри мәгариф оешмалары укытучылары карала. Түгәрәк »совместительство» буенча алып барылса, күләме кимендә тугыз сәгать тәшкил итәчәк. Түләүгә дәгъва кылучы Россия гражданлыгына, эшчәнлегенең профиле буенча югары һәм урта һөнәри белемгә ия булырга тиеш.

Сайлап алу йомгаклары буенча түләүләр бирү мәсьәләсен Мәгариф һәм фән министрлыгы хәл итәчәк. Барлыгы 339 кеше, шул исәптән 239 – мәктәп һәм 100 – һөнәри уку йортлары  укытучысы түләү алачак.

Конкурста катнашучыларга ясалма фәһем нигезләренә өйрәтү максатындагы түгәрәк эшчәнлеген оештыру буенча проект тапшырырга кирәк булачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре