Газетага язылу

Татарстанда «Яшәү өчен инфраструктура» проекты объектларында 2877 юл билгесе куелган

«Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының иң мөһим бурычларыннан берсе – юл хәрәкәте иминлеген арттыру.

Илкүләм проект ярдәмендә юлларда җәяүлеләр кичүләрен төзекләндерәләр, светофорлар һәм юл билгеләре урнаштыралар.

Татарстанда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты объектларында узган елда 2877 юл билгесе, 11,6 км барьер киртә, 3789,4 погонлы метр җәяүлеләр киртәсе урнаштырылган, 8,847 ясалма яктырту, 18,8 км тротуар корылган. Моннан тыш, 20 җәяүлеләр кичүе, 4,5 км велосипед юлы, 35 ясалма тигезсезлек, 53 тукталыш ясалган, 2470 юл сигнал баганасы куелган. Бу хакта Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

2025 елда Казанда һәм Чаллыда юл хәрәкәте белән автоматлаштырылган идарә итү системасы үстерелгән. Юл хәрәкәте белән идарә итүнең адаптив системасы белән җиһазландырылган 19 светофор – Казанда 13, Чаллыда – 6 светофор куелган.

Светофор системаларын модернизацияләү аварияләрне киметергә булыша, машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр өчен уңайлылыкны арттыра. АССУД урнаштыру юллардагы йөкләнешкә карап светофорлар эше режимын автомат рәвештә көйләргә мөмкинлек бирә.

«Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү – республикадагы өстенлекле бурычларның берсе. Соңгы елларда төбәкнең юл инфраструктурасын яхшырту буенча саллы эшләр башкарылды. Болар барысы да юлда йөрү иминлеге һәм республика халкына уңайлы булсын өчен эшләнә. Бу эш быел да дәвам итәчәк», – дип сөйләде республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Рәнис Фәйзуллин.

Илкүләм проект кысаларында планлаштырылган чараларны уздыру түбәндәге күрсәткечләргә ирешергә булышкан: шәһәр агломерацияләренең нормативларга туры килә торган юл челтәре өлеше – 90,46 процент, төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары – 52,23 процент, терәк челтәренә керә торган төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары – 85,18 процент.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре