Чаллыда яшәүче баянчы Фәнилә Салихова Андрей Малаховның «Песни от всей души» тапшыруына барырга җыена. Аны Россия-1 каналы журналистлары үзләре эзләп тапкан. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.
Мөгаен, алар Фәнилә ханымның 6 мең язылучысы булган Ютуб каналындагы популярлыгын да исәпкә алгандыр, дип яза әлеге басма.
«Бүгенге көндә аранжировкалар ясыйбыз, әзерләнәм. Беренче җыр рус телендә булырга тиеш, диде оештыручылар. Икенчегә «Гомер уза» дигән яңа җыр әзерлим», - дип сөйләгән ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез