15 октябрьдә «Россия» үзәгендә «Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Быел дипломнар алты номинациядә («Күп балалы гаилә», «Яшь гаилә», «Авыл гаиләсе», «Алтын гаилә», «Гаилә - традицияләрне саклаучы» һәм «Ватанны саклаучы гаилә») тапшырылды, дип яза "Татар-информ".
Конкурста җиңүчеләр арасына барлыгы 89 гаилә керде. Җиңүче гаиләләр Мәскәүгә сәяхәт белән бүләкләнде. «Алтын гаилә» номинациясендәге гаиләләр (алар кимендә 30 ел бергә гомер итә) жюриның аерым игътибарын җәлеп итте. Бу категориядә җиңүчеләр арасында Лениногорскидан Николай һәм Светлана Савельевлар да бар иде.
Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова бу бәйгенең җиңелүчеләре булмаган бик аз конкурсларның берсе булуын билгеләп үтте. «Сез бүген барыгыз да - җиңүчеләр! Без җиде лауреатның гомуми гаилә стажы 388 ел тәшкил итүен исәпләп чыгардык!» - дип ачыклык кертте Гомәрова.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез