Янгын сүндерүчеләр килгәнче йорттан хуҗабикә улы белән чыга алган, тик эчтә өч кеше – хуҗабикәнең 14 яшьлек кызы, 74 яшьлек әнисе һәм 52 яшьлек ире калган. Алар барысы да һәлак булганнар.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә сөйләүләренчә, температура югары булганлыктан өй эченә керү мөмкин булмаган. Янгынның мәйданы 100 квадрат метр тәшкил иткән.
Өч кеше үлеменнән соң җинаять эше кузгатылган. «Саксызлык аркасында үлемгә китерү факты буенча җинаять эше кузгатылды", - диелә ведомство хәбәрендә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез