Газетага язылу

Татарстанда яшәүче ир-ат миллион ярым сум акчасын мошенникларга биргән

Татарстанның Чистай районы Каргалы авылында яшәүче 27 яшьлек ир-ат мошенникларга 1,5 миллион сумнан артык акча күчергән. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Хокук саклау органнарының мәгълүматларына караганда, ир-ат автомобиль сатып алмакчы булган һәм мессенджерда кызыклы белдерү тапкан. Ул сатучы белән элемтәгә кергән, сату-алу турында килешү төзегән, аннары таможняда рәсмиләштерү өчен 579 мең сум һәм автомобиль өчен тагын 980 мең сум акча күчергән. Шуннан соң аферистлар югалган һәм элемтәгә чыкмый башлаган.

Аеруча зур күләмдәге мошенниклык факты нигезендә җинаять эше ачылган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре