Газетага язылу

Татарстанда яшәүче хатын-кыз, саклык акчасын арттырам дип, мошенникларга 950 мең сум күчергән

Чистайда яшәүче 63 яшьлек хатын-кыз, саклык акчасын арттыру мөмкинлегенә ышанып, бер миллион сумга якын акчасын югалткан.

 “Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып язганча, әлеге ханымның мессенджердагы инвестицияләр турында рекламага күзе төшкән. Ул ике дә уйлап тормастан, анкета тутырган һәм үзе белән элемтәгә керү өчен мәгълүматларын калдырган.

Озакламый аңа “белгеч” шалтыратып, акчасын ниндидер счетларга күчерергә күндергән. Шул рәвешле хатын-кыз аферистларга барлыгы 950 мең сум чамасы күчергән. Акчасын кире алмакчы булгач кына эшнең нәрсәдә икәнен аңлаган. Җинаять эше кузгатылган. Мошенникларны эзлиләр.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре