Чаллы шәһәр суды пенсионер хатынның кызыннан алимент түләтү дәгъвасын канәгатьләндереп карар чыгарган. Шикәр диабеты һәм гипертония авыруы белән интегүче хатын үзенең матди ярдәмгә мохтаҗ булуын исбатлаган. Бу хакта «Аргументы и Факты» яза.
Хатын-кызның айлык пенсиясе 16 738 сум тәшкил итә, тик ул августта даруларга гына да ул 10 мең сум акча тоткан. Суд аның кызының аена якынча 18 мең сум акча эшләвен ачыклаган һәм ай саен әнисенә 12 963 сум түләргә, дигән карар чыгарган. Әлеге сумма Татарстанда пенсионерлар өчен яшәү минимумына туры килә.
Карар кабул иткәндә, дәгъвачының тагын бер эшкә сәләтле кызы барлыгы исәпкә алынган. Анысы әнисенә 10 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтә икән инде.
Хезмәткә сәләтсез ата-аналарны матди тәэмин итү бурычы барлык балигъ булган балаларга да кагыла, диелгән хәбәрдә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез