2025 елның 1 апреленә алынган мәгълүматларга караганда, Федераль салым хезмәтенең Татарстандагы идарәсендә 3-НДФЛ формасы буенча 1,5 миллиард сумлык 236 мең декларация кабул иткәннәр. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин әйтте.
"2025 елның 1 апреленә алынган мәгълүматларга караганда, Федераль салым хезмәтенең Татарстандагы идарәсендә 3-НДФЛ формасы буенча 236 мең декларация кабул ителгән. Шул исәптән, 23 меңе - физик затлардан. Бюджетка 1,5 миллиард сум акча түләнәчәк", - диде Марат Сафиуллин.
Аның әйтүенчә, 2024 елда алган керемгә декларация тапшыру өчен бер атнага якын вакыт калды. "Керемнәр турында декларацияләрне 30 апрельгә кадәр тапшырып бетерү зарур. Салымны 15 июльдән дә соңга калмыйча түләргә кирәк", - диде Марат Сафиуллин.
Былтыр Татарстанда яшәүчеләрнең 96 проценты салым декларациясен шәхси кабинет аша гына юллаган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез