Татарстанда яшәүчеләр Ай белән Марсның бик тыгыз якынаюын күзәтә алачак

Бүген, 9 февраль көнне, Татарстан халкы Марсның Айны каплап китүен күрә алачак яки, һич югы, бу ике күк җисеменең тыгыз якынаюын күрә алачак. Бу хакта үзенең Telegram-каналында "Астровертлар" астрономия журналы хәбәр итә.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, Айның Марска тотылуын Россиянең Европа территориясенең төньяк-көнбатыш өлешеннән Уралга, шулай ук Себернең һәм Ерак Көнчыгышның бөтен территориясендә күзәтергә мөмкин булачак.

Казанда Ай белән Марсның бик тыгыз якынаюын Мәскәү вакыты буенча 23:03 да күрергә мөмкин булачак. Ә Чаллыда - 22:59 дан 23:14 кә кадәр.

Күк күренешен күзәтү өчен телескоп яки яхшы бинокль кирәк булачак. Моны коралланмаган күз белән эшләргә мөмкин булмаячак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре