Республика клиник офтальмология хастаханәсе офтальмохирургы Элина Минхуҗина республикада яшәүчеләр арасында иң киң таралган күз авырулары турында сөйләп үткән.
Белгеч әйтүенчә, иң еш очрый торган авырулар бишлегенә кергән:
- катаракта – күз ясмыгының (хрусталик) тоныклануы;
- глаукома – күз эчендәге басымның югары булуы сәбәпле сукыраюга китерү куркынычы белән янаган авыру;
- өлкәннәрдә макуляр дегенерация – челтәрсыман катлауның үзәк өлешенә (макула) зыян килү (авыру вак әйберләрне, төсләрне таный алмый);
- диабетик ретинопатия – шикәр чиреннән челтәрсыман катлауга зыян килү ;
- челтәрсыман катлауның аерылуы.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез