Быел 1 июльгә Татарстанда яшәүчеләрнең банклардагы саклык акча күләме 1 триллион сумнан артып киткән (эскроу-счетлардагы акчаны кертмичә). Бер ел эчендә бу күрсәткеч 23 процентка арткан.
Республикада банкларга салынган барлык акчаның (сумнарда) 96 проценты чамасы, ягъни 974,8 миллиард сумы – физик затларныкы (бер ел элегрәк бу күрсәткеч 90 процент чамасы, ягъни 745,1 миллиард сум булган).
“Кертемнәргә зур процентлар өстәлү сәбәпле, вакытлы депозит акча саклау өчен торган саен уңайлырак чарага әйләнеп бара, – дип аңлатып үткән Россия Банкының Татарстандагы бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин. – Дәүләт банк кертемнәрен 1,4 миллион сум чигендә иминиятләштерә”.
 Исегезгә төшерәбез: 1 февральдән банкларга кертемнең срогы чыгу турында бушлай хәбәр бирү бурычын йөкләгән Закон үз көченә керде. Шушы вакыт эчендә кертемче үзенең саклык акчасын алга таба кая куячагын хәл итәргә мөмкин. Хәбәр бирү өчен кеше банк килешүе төзегәндә нинди ысулны сайлаган булса, шундый ысул кулланыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез