Татарстанның Күпфункцияле үзәге МАХ мессенджерында клиентлар сервисын булдырган. Чат-бот МФЦ бүлегенә кабул итүгә язылу, язылуны бетерү, мөрәҗәгатьнең статусын, филиалларының эш графигын һәм адресын белү мөмкинлеген бирә. Татарстан Республикасында “Күпфункцияле үзәк ” дәүләт бюджет учреждениесе директоры урынбасары Руслан Нигъмәтуллин “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.
“МФЦ белән эшләү өчен бик әйбәт мессенджер. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кабул итүгә язылырга һәм үзеңә кирәкле мәгълүмат алырга мөмкин. Төп өстенлеге – интернетның түбән тизлегендә эшли алуы”, – дип билгеләп үткән агентлык хәбәрчесенә әңгәмәдәше.
Сервиска, тиешле тикшерү узгач, зәңгәр “каргачык” рәвешендәге тамга бирелгән. Нәкъ менә шул чат-ботның рәсми статусын раслый.
Сервистан файдалануның бернинди дә кыенлыгы юк: МАХ кушымтасын урнаштырып, эзләү юлында “МФЦ в Республики Татарстан” дип язарга һәм чат-ботны ачарга гына кирәк.
МАХ мессенджерында мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, туризм һәм башка өлкәләрдә халык өчен бик уңайлы сервислар булдырылган. Биредә шулай ук банк хезмәтләреннән файдаланырга, акча күчерергә, ясалма фәһем хезмәтләренә һәм консультацияләренә язылырга мөмкин.
Цифрлы ресурсларны үстерү «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проекты кысаларында, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Хөкүмәте ярдәмендә башкарыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез