“МАХ мессенджерында махсус чат-бот булдырдык. Ул аңлаешлы, мәгълүматны эшкәртү тизлеге әйбәт. Чат-бот документларның әзер булуы турында да хәбәр итәчәк. Әлеге төр хезмәттән смартфон ярдәмендә файдаланырга мөмкин”, – диде ул.
Ленара Мозафарова сүзләренә караганда, бу елның җәендә ил Хөкүмәте шундый хезмәт булдырырга һәм аны кулланышка кертергә кушкан. “Татарстан ил күләмендә бу эшне беренчеләрдән булып тормышка ашырган егерме МФЦның берсе булып тора”, – диде җитәкче.
Цифрлы ресурсларны үстерү «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проекты кысаларында, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Хөкүмәте ярдәмендә башкарыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез