Татарстанда яшәүчеләр мошенникларга көненә 8–10 миллион сум акча күчерә

Республикада барлык җинаятьләрнең 32 проценты телефон мошенникларына туры килә. “Мондый җинаятьләр саны көннән-көн арта”, – диде “Татар-Информ” агентлыгында узган матбугат очрашуында Татарстан буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе җитәкчесе урынбасары Рәмис Газыймов.

Былтыр барлык җанаятьләрнең дүрттән бере дистанцион рәвештә эш итүче кырыкалдарларга туры килсә, хәзер бу күрсәткеч 32 процентка җиткән. Мошенниклык очракларының 40 проценты ялган банк хезмәткәрләре шалтыратуларына бәйле.

“Акчасыз калмауның бердәнбер юлы – шикле кешеләр белән сөйләшмәскә, телефонны сүндереп куярга кирәк”, – диде Рәмис Газыймов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре