Газетага язылу

Татарстанда яшәүчеләргә ничек итеп өстәмә ял көннәрен алырга? – Аңлатабыз

Республикада яшәүчеләр, дәүләт һәм республика бәйрәмнәре уңаеннан билгеләнгән рәсми яллардан тыш, өстәмәсенә дә исәп тотарга мөмкин. Кайбер категориядәге хезмәткәрләргә дә өстәмә ял каралган. Шулай ук Россия Хезмәт кодексында күздә тотылган очракларда ял алырга була. “Татар-информ” тәгаен кемнәрнең мондый хокуктан файдалана алуын барлаган.

Ял көнендә эшләгән өчен
Хезмәткәр, үзенең ялында яки бәйрәм көнендә эшкә чыгарга туры килсә, өстәмә ял көне белән өстәмә түләү арасыннан икесенең берсен сайлый ала. Хезмәт кодексының 153 статьясы нигезендә, мондый көнне эшләүчегә икеләтә түләнелә.

Инвалид балалы ата-аналарга өстәмә ял
Хезмәт кодексының 262 статьясынад күздә тотылганча, инвалид балалы ата-аналар, шулай ук опекун һәм попечительләр һәр ай саен өстәмә дүрт ял көне алуга хокуклы.
Баланың әтисе һәм әнисе дүрт көнне үзара бүлергә яки барлык ялларны берсе генә алырга мөмкин. Шул ук вакытта ял өчен хезмәткәрнең уртача хезмәт хакыннан чыгып түләнелә.
Бу ташламадан файдалану өчен эш бирүчегә баланың тууын, теркәлүен һәм инвалидлыгын раслаган документлар тапшырырга кирәк.

Диспансеризация өчен ял көне
Диспансеризация узучы хезмәткәрләргә дә түләүле өстәмә ял бирелә. Мондый ялны алуның ешлыгы яшькә бәйле. 40тан яшьрәк хезмәткәрләргә – өч елга 1 тапкыр. 40тан пенсия алды яшенә җиткәнче – елына бер тапкыр. Пенсионерлар һәм пенсия алды яшендәгеләр мондый көнне елына ике тапкыр алырга мөмкин.
Медицина тикшерүе узганнан соң хезмәткәргә тиешле белешмә нигезендә моны раслау таләп ителә.

Кан бирүчеләргә ял
Донорлар да өстәмә ял көненә хокуклы. Бер ял көне – кан бирүгә, тагын бер ял көне – медицина тикшерүе узуга тәгаенләнә. Моннан тыш хезмәткәргә тагын бер өстәмә ял көне бирелә. Аннан ул үзенә уңайлы вакытта файдалана ала.

Авылда яшәүче хатын-кызларга өстәмә ял
Салада яшәүче хатын-кызлар һәр ай саен өстәмә рәвештә бер ял көне алуга хокуклы. Хезмәт кодексының 263.1 статьясында шундый мөмкинлек күздә тотылган.
Ләкин өстәмә ялларның башка төрләре белән чагыштырганда, эш бирүче бу көн өчен түләми.

Мондый көннең ешлыгы яшькә бәйле. 40 яшьтән кечерәк булган хезмәткәрләргә ул өч елга бер тапкыр бирелә. 40 яшьтән алып пенсия алды яшенә җиткәнче – елга бер тапкыр. Пенсионерлар һәм пенсия алды яшендәгеләр мондый көнне елына ике тапкыр алырга мөмкин.

Медицина учреждениесендә булганнан соң хезмәткәргә диспансеризация узуын тиешле белешмә белән расларга кирәк булачак.

Донорлар өчен ял көннәре

Кан яки аның компонентларын тапшыручы кешеләр шулай ук өстәмә ял көннәре ала. Бер ял көне турыдан-туры кан тапшыру көнендә бирелә, тагын берсе – медицина тикшерүе вакытында. Моннан тыш, хезмәткәргә өстәмә ял көне дә каралган, ул аннан башка уңайлы вакытта файдалана ала.

РФ Хезмәт кодексының 186 маддәсе нигезендә, законда каралган барлык ял көннәре уртача хезмәт хакы күләмендә түләнә.

Авыл җирендә эшләүче хатын-кызлар өчен өстәмә ял көне

Авыл җирендә эшләүче хатын-кызлар ай саен өстәмә бер ял көненә хокуклы. Мондый мөмкинлек РФ Хезмәт кодексының 263.1 маддәсе белән беркетелгән.

Кайбер башка өстәмә ял төрләреннән аермалы буларак, бу көн түләүле түгел — эш бирүче аны хезмәт хакын сакламыйча бирә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре