Татарстанда яшәүчеләргә 2002 елга кадәр белем алу чорын иминият пенсиясе өчен стажга кертәчәкләр

Татарстанда иминият пенсиясе алу өчен кимендә 15 еллык хезмәт стажы таләп ителә. Шул ук вакытта 2002 елга кадәр белем алып чыккан кешеләргә вузларда, көллият, училише, ординатура һәм аспирантурада белем алу чорын пенсия стажына кертергә мөмкиннәр, дип яза “Татар-информ”.

Уку чорын стажга өчен Социаль фондка гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. 2002 елдан соң белем алу чоры исә пенсиягә вакытыннан алда чыкканда һәм бары тик эш бирүче тәкъдиме белән укыганда гына (иминият взнослары түләнергә тиеш) стажга кертелә.

Калган очракларда 2002 елдан соң уку хезмәт стажына кертелми.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре