Газетага язылу

Татарстанда яшәүчеләргә буран вакытында иминлек чаралары турында искә төшерделәр

Бүген – 27 гыйнварда төнлә һәм иртәгә – 28 гыйнварда көндез республика территориясендә һава торышы бозыла.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, буран булачак. 100 метрга кадәр ераклыкта күз күреме начарая. Көчле кар-буран, секундына 15-18 метр тизлектә җил көтелә.

Юлларда – урыны белән кар көртләре. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе бу җәһәттән кисәтү таратып, республикада яшәүчеләрне иминлек чараларын күрергә чакырды:

*һава торышы начарайган бер мәлдә, мөмкинлеккә карап, өйдән чыкмаска;

* җәмәгать транспортына өстенлек биреп, шәхси транспортта йөрүдән баш тартырга;

* машиналарны начар беркетелгән конструкцияләрдән читкәрәк куеп калдырырга һәм мондый конструкцияләр янында тормаска;

* түбәсендә кар һәм боз өемнәре күренгән биналарны читләтеп узарга;

* юлларда сак булырга: мшинаны кумаска, кинәт кенә узмаска.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре