Газетага язылу

Татарстанда яшәүчеләргә бушлай Wi-Fi нокталары турында искә төшерделәр

Республика территориясендә җәмәгать урыннарында 2200 ноктадан артыграк Wi-Fi ноктасы эшли.

Хәзер алар биналар эчендә генә түгел, бәлки урамнар һәм паркларда да булдырылган. Бу хакта Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы хәбәр итә.

Казан парк-скверларында һәм башка җәмәгать урыннарында – аерым алганда, “Казан” гаилә үзәге, Горки-Әмәт урманы, Ак Чәчәкләр, Крылья Советов парклары, Кабан күле яр буенда 511 нокта эшли. Шулай ук Казан Кремле территориясендә дә бушлай Wi-Fi булдырылган. Тагын 230 иҗтимагый Wi-Fi ноктасы Авиатөзелеш районы сәнәгать зоналарында күпфатирлы йортларда (академик Павлов, Годовиков, Олег Кошевой, Максимов, Ленинград урамнары һ.б.) һәм Яңа Савин районында (маршал Чуйков, Адоратский, Гаврилов, Мусин урамнары һ.б.) урнашкан.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре