Татарстанда яшәүчеләргә, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүләрне яңадан исәпләп, ел башыннан бирле 6,4 миллион сумнан күбрәк акчасын кире кайтарганнар. Бу хакта “Татар-информ” Дәүләт торак инспекциясенең матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.
Акчаның күпчелек өлеше – 6,1 миллион сумы хезмәтләрнең сыйфатсыз булуы: су кайнарлыгының нормага туры килмәве, җылылык һәм су белән тәэмин итүдә өзеклекләр булуга бәйле компенсацияләнгән. Калган 320 мең сум исәпләгечләрдәге мәгълүматларда ялгышлыклар китү һәм артык түләү сәбәпле кире кайтарылган.
Түбән Кама районында яшәүчеләргә ЖКХ хезмәтләре өчен иң күп сумма – 4,7 миллион сум кире кайтарылган. Шул ук Алабуга, Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмә районнарында, Казан шәһәрендә яшәүчеләр дә шактый ук зур күләмдә компенсацияләр алган.
“Дәүләт торак инспекциясе шуны искәртә: сыйфатсыз хезмәтләр күрсәтелгән очракта, мөрәҗәгать тапшырып, түләүләрне яңадан исәпләүне таләп итәргә мөмкин”, – дип билгеләп үтелгән Дәүләт торак инспекциясендә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез