Газетага язылу

Татарстанда яшәүчеләрне 26 градуска кадәр суытачагы турында кисәттеләр

Иртәгә – 11 февральдә Татарстанда -26 градуска кадәр суыта һәм секундына 15 метр тизлектә көчле җил көтелә.

Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итте. Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, урыны белән кар да явачак әле.

Синоптиклар фаразы буенча, 11 февральдә төнге сәгатьләрдә һава температурасы -14...-19, көнчыгыш районнарда -26 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндезге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы -15 градус чамасы күрсәтәчәк. Юлларда – бозлавык.  

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы урам-юлларда саклык чаралары күрергә, өлкәннәргә, авыруларга ярдәм итәргә, балаларга игътибарлы булырга чакыра. Исегезгә төшерәбез: февраль башыннан бирле Казанда явым-төшемнең айлык нормасы 101 процентка үтәлгән иде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре