Республикада яшәүчеләрне һава торышының бозылуы турында кисәттеләр. Гидрометеоүзәк 4 сентябрьгә фаразы белән бүлеште.
Төнлә һәм иртән урыны белән томан, көндез яшен, секундына 15-17 метрга кадәр көчле җил булырга мөмкин.
Шул сәбәпле Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы киңәшләрен бастырган.
Яшенне, бинадан чыкмыйча, бүлмәдә уздырып җибәрергә тырышу кирәк. Балаларны караучысыз калдырмаска, урамда реклама такталарына, алтакталар, юл билгеләре, электр чыбыкларына якын килмәскә.
Йорттагы барлык тәрәзәләрне әйбәтләп ябарга. Торакта яки эш урынындагы бүлмәдә тәрәзәләрдән читкәрәк китәргә кирәк, диелгән министрлык рекомендацияләрендә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез