Газетага язылу

Татарстанда яшәүчеләрне министрлык исеменнән ялган хәбәр таратулары турында кисәттеләр

Татарстанда яшәүчеләрне Яшьләр министрлыгы исеменнән акцияләр уздырылуга бәйле фейк таратулары турында кисәттеләр.

Ялган хәбәрләр, ведомствоның матбугат хезмәте исеменнән, “Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы” аккаунтында урнаштырылган. Анда, имештер, “Свеча памяти и боевые сто грамм” акциясе башлану турында белдереп, флешмоб рәвешендә яшьләрне хәмер куллануга өндиләр.

Татарстан Яшьләр министрлыгы мондый белдерүләр урнаштырмаган. Аккаунтның да аңа бернинди дә мөнәсәбәте юк. Анда бары тик рәсми мәгълүмат чыганакларына гына таянуны, ышанычлы мәйданчыкларда гына министрлык яңалыкларын күзәтеп баруны сорыйлар, дип яза “Татар-информ”.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре