Татарстанда яшәүчеләрнең 1 миллион сум акчаны ничә ел эчендә җыя алуларын исәпләгәннәр

Татарстан төбәктә яшәүчеләрнең 1 миллион сум акча җыюга сәләте буенча төбәкләр рейтингында 26 нчы урынга чыккан. “РИА Новости” белгечләре исәпләп чыгарганча, республикада яшәүчеләр, бөтен хезмәт хакын җыеп барган очракта, уртача 7,4 ел эчендә шуның кадәр сумма туплый ала.

Акча җыю тизлеге ягыннан төбәкләр рейтингында Чукотка автономияле округы лидерлыкка чыккан. Биредә 4,1 ел эчендә 1 миллион сум акча җыя алалар. Ямал-Ненец автономияле округы (4,6 ел) – икенче, Магадан өлкәсе (4,6 ел) – өченче.
Ә меня Ингушетия, Чечня һәм Калмыкия республикаларының моның кадәр акчаны барыннан да озаграк – 10 ел эчендә генә туплый алулары билгеләнгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре