Татарстанда яшәүчеләрнең бу атнада узасы сайлауда кемгә өстенлек бирәсен белешкәннәр

Дәүләт Советы депутатларын сайлау алдыннан республикада яшәүчеләрнең кайсы партиягә өстенлек биргәнен ачыклаганнар. «Единый оператор адресных коммуникаций» оешмасы 27-31 августта «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләрен кулланучылар арасында узлырган сораштыруда яше 18дән арткан 1220 кеше катнашкан.

Сораштырудуа ачыкланганча «Бердәм Россия» өчен гаиләле кешеләр, бюджет оешмаларында эшләүчеләр, яше 55тән арткан сайлаучылар тавыш бирергә җыена. КПРФка өстенлек бирүчеләрнең күбесе яше 65тән арткан кешеләр. «Новые люди»га тавыш бирергә җыенучылар арасында укучылар, эшкуарлар өстенлек итә.

Татарстанның барлык шәһәрләрендә «Бердәм Россия» өчен тавыш бирергә җыенучылар күбрәк. Хакимият партиясенә кечкенә калаларда яшәүчеләрнең – 82, авыл халкының 80 проценты өстенлек бирә. Казанда әлеге күрсәткеч 64%.

Республика башкаласында икенче урында – КПРФ, ЛДПР һәм «Новые люди» партияләре. Чалыда икенче урында – КПРФ. Әлмәт һәм Түбән Камада икенче урынны КПРФ белән ЛДПР бүлешә.

Дәүләт Советы депутатларын сайлау бу якшәмбедә узса, кайсы партия өчен тавыш бирер идегез?

«Бердәм Россия» – 70,8%
КПРФ – 10,1%
«Новые люди» – 4,5%
ЛДПР – 4,4%
«Справедливая Россия» – 2,9%
Тавыш бирүгә килеп бюллетеньне бозачакмын – 0,3%
Җавап бирергә кыенсынам – 7 %

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре