Бүгенге көндә 900 меңнән артык татарстанлы гриппка каршы прививка ясаткан, бу республика халкының 23,9% ын тәшкил итә. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Сентябрьнең соңгы атнасында грипп һәм ОРВИ белән авыру алдагы атна дәрәҗәсендә калган – 15 437 очрак теркәлгән. "Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе респиратор инфекцияләрнең сезонлы авыруын исәпкә алырга һәм профилактик чаралар күрергә чакыра. Мөмкин булганча кешеләр күпләп җыелган урыннарга барудан тыелыгыз һәм авыру билгеләре барлыкка килсә, элемтәләрне чикләгез. Бүлмәләрне даими җилләтегез, кулларыгызны сабын белән ешрак юыгыз яки аларны антисептик белән эшкәртегез. Авыруның беренчебилгеләре булганда өйдә калыгыз һәм медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итегез», – дип кисәтә ведомствоның матбугат хезмәте.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез