Татарстан Гидрометеорология үзәге 9 августка штормлы һава торышы турында кисәтү чыгарды. Республикада болытлы һава, кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Кайбер районнарда көчле яңгыр, яшен һәм боз явуы ихтимал. Төнлә һәм иртән аерым урыннарда томан төшәргә мөмкин.
Төнлә һава температурасы +15..+20 градус, көндез +20..+25 градус тәшкил итәчәк. Татарстанның көнчыгыш районнарында көндез урыны белән +29 градуска кадәр җылытачак.
Төп куркыныч — көчле җил. Төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15–20 метрга җитәргә, ә иртән һәм көндез аерым урыннарда 24 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы балконнардан һәм ишегалларыннан җил очырып китә алырлык әйберләрне җыеп куярга, тәрәзәләрне ныклап ябарга һәм автомобильләрне корылмалар янында калдырмаска киңәш итә. Көчле җил вакытында агачлардан, реклама конструкцияләреннән һәм йорт кәрнизләреннән ераграк торырга кирәк.
Автомобиль йөртүчеләргә зарурлык булмаса, торак пунктлардан читкә чыкмаска, ә көймә һәм катер хуҗаларына суга чыкмау киңәш ителә.
Синоптиклар яшен вакытында аеруча сак булырга чакыра. Ялгыз үскән агачлар, печән кибәннәре һәм биек корылмалар янында яшеренергә ярамый. Яшен сугуы турыдан-туры булмаска да мөмкин — электр тогы юеш туфрак һәм су аша таралып, якындагы кешеләргә һәм хайваннарга зыян китерергә мөмкин. Яшен шулай ук янгын чыгарырга яки корылмаларны җимерергә сәләтле.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез