Татарстанда яшенле, бозлы яңгыр һәм көчле җил көтелә

Гидрометеоүзәк кисәткәнчә, бүген кичен һәм иртәгә Татарстанда яшен, секундына 22 метрга кадәр көчле җил көтелә. Шул ук вакытта эсселек 31 градуска җитәчәк. Атна ахырына кадәр шундый җылы, әмма тотрыксыз һава сакланып калачак.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 3 июньдә кичен, 4 июньдә көндез һәм төнлә Татарстанда, шулай ук Казанда секундына 15-18 метр, көндез 22 метрга кадәр тизлектә җил, яшен булачак. Иртәгә – 4 июньдә кайбер районнарда боз яварга мөмкин. Алмашынучан болытлы һава, кыска вакытлы яшенле яңгырлар булачак. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +26...+31 градуска кадәр күтәрелә. Төнлә +15...+20 градус. Чәршәмбе, пәнҗешәмбе – 5-6 июньдә һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Урыны белән яшенле яңгырлар явып үтәчәк. Көндез эссе, +23...+26, төнге сәгатьләрдә +14...+19 градус. Атна ахырында да һава торышында зур үзгәрешләр көтелми. Эсселек 1 градус чамасы гына сүрәнләнәчәк.
Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр Татарстанда урманнарда янгын куркынычы турында кисәтү озайтылды. Ул 27 майдан гамәлдә булып килә.
Җәйнең аномаль эссе булуы көтелә. Узган ялларда һава температурасы нормадан 5-8 градуска артыграк булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре