Газетага язылу

Татарстанда яшенле яңгыр, боз явуы, көчле җил һәм 28 градуска кадәр җылылык көтелә

30 майда Татарстанда кыска вакытлы яңгыр, яшен һәм боз көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, төнлә һәм иртән республикага томан төшәчәк. Көчле җил исәчәк, аның тизлеге секундына 14 метрга кадәр тәшкил итәчәк, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр көчәячәк.

Һава температурасы көндез 19дан 24 градуска кадәр, ә көньякта 28 градуска кадәр җылы булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре