Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булуы ихтимал. Көндез урыны белән яшен көтелә, боз яварга мөмкин.
Җил төньяктан һәм төньяк-көнбатыштан, тизлеге - 5-10 м/с, көндез урыны белән тизлеге 15-20 м/с ка җитәргә мөмкин.
Төнлә һава температурасы +5 ..+10 градус, көнбатышта урыны белән +15 градуска кадәр. Көндез һава +22..+27 градус.
Казанда алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшен көтелә. Җил төньяк һәм төньяк-көнбатыштан, тизлеге 15 м/с ка кадәр җитә. Башкалада максималь температура көндез +24 ..+26 градус булачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез