Бүген, 16 июньдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава, урыны белән явым-төшемнәр булуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан исәчәк. Көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Шулай ук татарстанлыларны яшен турында кисәтәләр. Республиканың аерым районнарында көчле яңгырлар көтелә.
Көндез республикада +24...+29 градус, Казанда +25...+28 градус.
Җилнең тизлеге секундына 15-20, урыны белән 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез