Иртәгә, 11 августта, Татарстанда төнлә һава температурасы +7…+12 градус, көндез +18…+23 градуска кадәр күтәреләчәк. Явым-төшем булу ихтималы аз. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Чәршәмбе, 12 августта, төнлә урыны белән республика буенча яңгыр яварга мөмкин. Көндез яшен вакытында җил көчәю ихтималы бар. Төнлә һава температурасы +7…+12 градус, республиканың көнчыгыш районнарында +17 градус, көндез +17…+22 градус булачак.
Пәнҗешәмбе, 13 августта, шулай ук яңгыр һәм яшен көтелә. Төнлә һава температурасы +10...+15 градус, көндез +15...+20 градустан югары булмаячак.
Җомга, 14 августта, һәм шимбә, 15 августта, беренчел фаразлар буенча республикада яңгырлы һәм салкын һава торышы булачак. Төнлә һава температурасы +8…+13 градус, көндез +14…+19 градус булырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез