Татарстанда яшенле  яңгырлар көтелә

Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава, төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Көндез кайбер районнарда боз яварга мөмкин.

Төньяктан һәм төньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр, урыны белән 12 метр тизлектәге җил исәчәк. Яшен вакытында, җил көчәеп, тизлеге секундына 15-18 метрга җитәчәк.

Һава температурасы көндез +19..+24, төнге сәгатьләрдә +9..+14 градус тәшкил итәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре