Бүген, Татарстанда салкынча һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада болытлы булачак. Көндезге сәгатьләрдә яшенле яңгырлар көтелә.
Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 4-9 метрдан 6-11 метрга, урыны белән 14 метрга кадәр җитәчәк. Яшен вакытында җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр җитәр дип фаразлана.
Салкынча төннән соң көндез Татарстанда һава температурасы +16..+21 градуска кадәр күтәреләчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез