Газетага язылу

Татарстанда яшьләр Бөтенроссия экология акциясе кысасында шимбә өмәләре үткәрәчәк

Татарстанда экологик чаралар башлана. Алар кысасында төбәк яшьләре шимбә өмәләрендә һәм табигатьне саклау акцияләрендә катнашачак.

Әлеге проектны «Чиста булачак» төбәк яшьләр экологик оешмасы «Татарстан Республикасы студентлар лигасы» яшьләр иҗтимагый оешмасы белән берлектә тәкъдим иткән.

Чаралар «Мы за чистоту» Бөтенроссия шимбә өмәләре атнасы кысасында уздырыла. Алар экологик культура һәм әйләнә-тирә мохиткә карата сакчыл мөнәсәбәт булдыруга юнәлдерелгән. Акциядә яшьләр, студентлар һәм гомумән, әйләнә-тирә мохитнең чисталыгына битараф булмаган барча кеше катнаша.

Тәүге өмәләрнең берсе 18 апрельдә (13.00дән 15.00 сәгатькәчә) Горки-Әмәт урманында узачак. Анда катнашучылар Казанның иң популяр табигать почмагының берсен тәртипкә салып, шәһәрдә яшәүчеләргә экологияне кайгыртуның мөһимлеге турында искә төшерәчәк.

Шуннан соң санитария-экология икеайлыгы һәм «Экояз-2026» бәйгесе кысасында республика үзәк өмәсен уздыру көтелә. Чара Казанда яшәүчеләрне берләштерәчәк.

25 апрельдә Харовое күлендә экологик акция уздыру күздә тотыла. Территорияне җыештыру-чистартудан тыш, экологияне саклауны популярлаштыруга юнәлдерелгән интерактив уеннар да булачак.

Чаралар май бәйрәмнәренә багышланган акцияләр белән тәмамланачак. Аларны үткәрү урыны һәм вакыты турында барлык мәгълүматлар проектның рәсми сәхифәсенә урнаштырылып барачак.

Сүз уңаеннан, «Мы за чистоту» Бөтенроссия шимбә өмәләре атналыгы уздыру «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатлары һәм бурычларына туры килә. Быел акция Россия халыклары бердәмлеге елына багышланып, бөтен ил күләмендә меңнәрчә егет-кызны берләштерәчәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре