9–16 октябрьдә районнарда татар телендә әдәби квизлар узачак. Октябрь уртасыннан район китапханәләрендә китап клублары эшли башлый. Анда яшүсмерләр татар классикасы һәм хәзерге авторларның әсәрләрен фикер алышачак.
Проектта катнашучылар шулай ук татар әдәбиятына багышланган китап блоглары алып бара һәм район газеталарын әзерли. Газета редакцияләре үз эшләрен ноябрьдә тәкъдим итәчәк. Нәтиҗәдә иң яхшы 20 команда декабрьдә Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узачак финал әдәби квизда катнашачак.
Проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрне саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез