Татарстанда ятимнәргә һәм хезмәт ветераннарына субсидияләр күләме арта

Киләсе ел башыннан Татарстанда кайбер социаль түләүләр индексацияләнәчәк. Премьер-министр Алескей Песошин бу җәһәттән Министрлар Кабинеты карарын имзалаган. Аерым алганда, хезмәт ветераннарына һәм Татарстан дәүләт бүләкләре белән бүләкләнүчеләргә айлык түләү күләме 630 сумнан 656 сумга җитәчәк. 2027 елда – 683 сум, 2028 елда – 711 сум булачак.

Бөек Ватан сугышы елларында кимендә 6 ай эшләгән тыл хезмәтчәннәре, фидакарь хезмәт өчен СССР медальләре һәм орденнары белән бүләкләнүчеләр һәм реабилитацияләнүчеләр киләсе елда 977 сум күләмендә (хәзер 939 сум) айлык түләү алачак. Шуннан соң аның күләме 1017 һәм 1058 сум булачак.

Сәяси репрессияләрдән зыян күрүчеләргә түләү күләме 2026 елда ай саен – 820 сум, шуннан соңгы елларда – 853 һәм 888 сум булачак. Хәзер аның күләме – 788 сум.
2026 елда мәктәпкәчә яшьтәге ятимнәргә һәм тәрбиягә алынган балаларга айлык түләү күләме 11 617 сум тәшкил итәчәк (хәзер 11 170 сум). 2027 һәм 2028 елларда 12 082 һәм 12 566 сумга җитәчәк. Ә мәктәп укучыларына – 13 396 сум, 13 932 сум һәм 13 490 сум (хәзер – 12 880 сум).

Ятимнәргә, шулай ук күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә юл йөрүгә субсидия күләме 384 сумнан 400, 416 һәм 433 сумга җитәчәк. 3 һәм аннан күбрәк балалы гаиләләрдән 6 яшькә кадәрге балага дару сатып алуга субсидия күләме 171 сумнан 178, 186 һәм 194 сумга җитәчәк.

Киләсе елда пенсионерларга юл йөрүгә айлык түләү күләме 656 сум булачак. 2027 һәм 2028 елларда – 683 һәм 711 сум.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре