Татарстанда явым-төшем көтелми

Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем ихтималы аз. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнлә һава температурасы +2...+7 градус, көндез +13...+18 градус булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

һава торышы

Көн хәбәре