Бүген Татарстанда антициклон тәэсирендә коры һава торышы сакланачак, шулай ук температура да күтәреләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава, явым-төшем ихтималы аз.
Көньяктан искән җилнең тизлеге секундына 5-10 метрга җитә.
Бүген Татарстанда +18..+23 градус җылы булыр дип фаразлана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез