Яшел Үзән районында Идел елгасы аша яңа күпер Сияжск мультимодаль логистика үзәге территориясен Казан – Йошкар-Ола А295 юлы белән тоташтырачак. Күпер проекты Айшә авыл җирлегенең генераль планы проектына кертелгән дә инде: юл Атлашкино, Красный Яр авыллары һәм түбәндәрәк урнашкан Романовск тимер юл күпере аша узачак. Бу хакта “БИЗНЕС Online” документлар материалларына таянып яза.
Алдагы 20 ел эчендә Яшел Үзән янәшәсендә бик көчле юл төзелеше күздә тотыла. Идел елгасы аша күпердән тыш, Айшә авылын урау юлы пәйда булачак (хәзерге вакытта шушы авыл юлында Яшел Үзәнгә керүчеләрдән зур “бөке”ләр барлыкка килә). Йошкар-Олага илтүче А295 юлына тоташырга тиешле яңа юллар төзелгәч, шәһәргә, Айшәгә керү-чыгу җиңеләячәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез