Татарстанда Идел елгасының бер өлеше яшел төскә кергән (ФОТО)

Татарстынның Яшел Үзән районындагы Түбән Вязовые поселогы янында Идел елгасы яшел төскә кергән. Уурыннан шаһитлар социаль челтәрләргә видео урнаштырган, дип хәбәр итә "Татарстан24".

Видеороликлар авторлары сүзләренә караганда, гадәти булмаган төс белән берлектә ят ис тә бар. Моның нәрсә белән бәйле булуы әлегә билгесез. Җирле халык сөйләвенчә, мондый хәл беренче тапкыр булган.

Хәзерге вакытта бу урында Экология министрлыгы һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләре эшли. Су пробалары нәтиҗәләре бер атнадан соң билгеле булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре