Ат кичүе Россиянең төрле почмакларыннан ат яратучыларны берләштерде. Татарстанга Урал, Башкортстан һәм Ингушетиядән җайдаклар килде. Аларга Татарстан Республикасының төрле районнарыннан да ат сөючеләр үз атлары белән кушылды.
Яшь буынның катнашуы аерым игътибарга лаек. Иң яшь җайдакка нибары 14 яшь иде. Әтисе белән ул Әлмәттән килгән һәм өлкәннәр белән бергә өч көнлек атлы сәяхәттә булды.
Мондый чараларның төп максаты – татар халкының тарихи ат традицияләрен саклау һәм торгызу, ат спортын һәм һәвәскәрләрнең атта йөрүен популярлаштыру, эчке ат туризмын үстерү, шулай ук яшьләрне актив яшәү рәвешенә җәлеп итү.
«Безнең бурыч – ат яратучы кешеләрне берләштерү, Татарстанда ат культурасын үстерү һәм республикабызның никадәр матур булуын күрсәтү. Яшьләрнең күбрәк атлар белән кызыксынуларын, ат өстендә йөрергә өйрәнүләрен һәм ата-бабаларыбыз традицияләрен дәвам иттерүләрен телибез», – диде ат клубы җитәкчесе Адел Хәйретдинов.
Мондый инициативалар төрле яшьтәге һәм төрле милләттәге кешеләрне берләштереп кенә калмыйча, авыл тормышын популярлаштыруга, хайваннарга карата сакчыл мөнәсәбәтне арттыруга, республиканың туристлар җәлеп итүчәнлеген үстерүгә һәм аның мәдәни мирасын саклап калуга да ярдәм итә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез