Татарстанда «Идел» М-7 трассасында дүрт җир өсте җәяүлеләр кичүе төзелеше тәмамланды

Татарстанда «Идел» М-7 трассасында дүрт урында – Нептун (860+770 км), Екатериновка (865+700 км), Иксуар (871+170 км), Олы Солтан (876+190 км) авылары тирәсендә җәяүлеләр өчен өстән чыгып йөрешле юл аша кичү урыннарын төзеп бетерделәр.

Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган утырышта «Волго-Вятскуправтодор» башлыгы Илдар Минһаҗев хәбәр итте. Видеоконференцэлемтә режимында җәяүлеләр кичүләрен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка күрсәттеләр.

Төзелеш 2022 елның октябрендә башланды. Күпер төзүчеләр җәяүлеләр кичүләренә тимер-бетон терәкләр күтәргәннәр, ара корылмалар һәм баскычлар төзегәннәр. Пыяла поликарбонаттан, үтеп баручы өлешне механик тәэсиргә һәм ышкылуга чыдам полимер материалдан ясаганнар.

«Бүгенгә дүрт җәяүлеләр объекты әзер, эшләр тәмамланган, эксплуатациягә әзер. 10 җәяүлеләр кичүен ел ахырына кадәр төзеп бетерәчәкбез, тагын сигезен 2025 елда тәмамлау планлаштырыла. Инвестицияләрнең гомуми күләме 3,5 млрд сум тәшкил итте», – диде Илдар Минһаҗев.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре