Янгын сәбәбе нидә?
28 декабрь көнне 13.47 сәгатьтә Тукай районы Круглое Поле бистәсендә бер йортта янгын чыгуы турында коткаручыларга хәбәр кергән. Чаллыдан янгын сүндерүчеләр килеп җиткән арада, ут йортны тулысынча чолгап алган, дип яза “Челиниские известия”.
Агач йортта ике гаилә яшәгән. Янгында йортның 3 кешелек гаилә яшәгән өлеше тулысынча юкка чыккан. Икенче өлешенә (анда 2 кешелек гаилә яшәгән) зыян килгән. Түбәсен торгызганнан соң гына ул алга таба яшәү өчен яраклыга әйләнәчәк.
Йорт иминиятләштерелмәгән булган. Бинаның янган өлеше хуҗасы – 57 яшьлек ир-ат зыян күргән. Янгын сүндергәндә, аның куллары җиңелчә пешкән. У хастаханәгә озатудан баш тарткан.
Янгынның башлангач сәбәбе – электр челтәрендә кыска ялганыш барлыкка килү.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез