Газетага язылу

Татарстанда ике кешенең үлеменә гаепле егетне шартлы рәвештә хөкем иткәннәр

Аксубай районында яшәүче 22 яшьлек егетне юлдагы авариядә ике кешенең үлеменә гаепле дип таныганнар.

 Бу хакта “Татар-информ” Татарстан прокуратурасы мәгълүматларына таянып яза.

Авария узган елның 10 октябрендә Яңа Чишмә районында булган. Opel Astra рулендәге егет, алдан баручы машинаны узмакчы булып, каршы як юлга чыккан һәм “Лада” автомобиленә килеп бәрелгән. Фаҗигадә ике кешенең (ике машинаның пассажирлары) һәлак булган.

Егет үз гаебен таныган, үкенүен белдергән. Суд аны шартлы рәвештә 1 ел да 4 айга хөкем иткән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре