Якындагы авылларны су басу куркынычы юк.
Буа районында, карның бик тиз эрүе сәбәпле, Зөя елгасында су биеклеге күтәрелгән. Бу исә 2 түбән күпернең су астында калуына китергән. Шулай итеп, Кыят авылы һәм Черки-Килдураз авылы тирәсендәге күперләрне су баскан.
“KazanFirst” Россия МЧС Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып язганча, бу күперләр су басу мөмкинлеген күздә тотып эшләнгән. Мондый хәл һәр ел саен кабатлана. Кыят авылы янындагы күпер өстеннән – 2 см, Черки-Килдураз авылындагы күпер өстеннән 5 см биеклектә су агып тора. Бу авылларга каты түшәмәле урау юллар аша барырга мөмкин.
Якындагы торак пунктларга су басу куркынычы янамый, кешеләрне эвакуацияләү таләп ителми. Хәзерге вакытта күперләр аша хәрәкәт туктатылган, халык белән аңлату эшләре үткәрелгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез