Казан янындагы Салмачы бистәсе юлында бик көчле авария булган. Бу хакта “Татар-информ” шәһәр Дәүләт автомобиль инспекциясе хәбәренә таянып яза.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, “Лада” белән “Renault” маңгайга-маңгай бәрелешкән. Икесе дә гаять зур тизлектә килгәнлектән, машиналар тимер өеменә әйләнеп калган.
Берсе хәтта яна башлаган.
Фаҗигадә “Лада” йөртүчесе һәлак булган. “Renault” автомобилендәге өч ир-ат, бер хатын-кыз һәм бер бала бик нык җәрәхәтләнгән хәлдә хастаханәгә озатылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез