Татарстанда илкүләм проект буенча Актаныш-Мөслим юлы төзекләндерелгән

Актаныш районында Актаныш-Мөслим автомобиль юлының 5,8-8,7 чакрым озынлыктагы өлешендә ремонт эшләре төгәлләнгән. Юлның ремонтланган өлешенең озынлыгы 2,950 чакрым тәшкил итә. Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Биредә асфальт-бетон түшәмәсе яңартылган, юл кырыйлары М-400 маркалы вак таш белән ныгытылган, 8,5 мең кв. мәйданда юлга тиешле тамга-билгеләр ясалган.

Автомобиль юлы барлыгы 19 торак пункт юлы аша уза, шулай ук М-7 федераль юлына чыгу мөмкинлеге бирә.

Эшләрнең заказчысы – “Главтатдортранс”, подряд оешмасы – “Татавтодор”.

Исегезгә төшерәбез: Россиядә яңа илкүләм проектлар гамәлгә ашырыла башлады. Алар асылда барлык өлкәләргә кагыла. Автомобиль юлы “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм (милли) проекты кысасында төзекләндерелгән. Сүз уңаеннан, Россия Дәүләт Советының әлеге юнәлеш буенча комиссиясенә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның җитәкчелек итүен искәртеп үтик.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" "Государственная программа"и "Развитие физической культуры и спорта" "Физик культура һәм спортны үстерү" и "дәүләт программасы" Миyнеханов

Көн хәбәре